Рөстәм Миңнеханов янәдән Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) Советы әгъзаларының еллык гомуми җыелышын уздырды. Җыелыш Мәскәүдә XI Гайдар форумы киңлекләрендә узды. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел Ассоциация 10 еллык юбилеен бәйрәм итә. Ул ассызыклаганча, АИРР үзен төбәкләрне инновацион үстерүнең актуаль мәсьәләсе күтәрелә торган нәтиҗәле мәйданчык итеп күрсәтте. 

Чарада катнашучылар Ассоциация эшчәнлегенең кайбер мәсьәләсе турында фикер алыштылар, 2019 елдагы эшләренә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга эшнең календарь планын расладылар.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бертавыштан Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды.

Моннан тыш, җыелыш кысаларында Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мауга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүгә керткән өлеше өчен «Дуслык» орденын тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International