Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе делегациясе белән очрашуда: Татарстан Төркия бизнесының төбәктә проектларны үстерүе белән кызыксына

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Татарстан Төркия бизнесының алга таба да төбәктә үз проектларын үстерүе һәм республиканы Россия һәм Евразия базарларына чыгу өчен мәйданчык буларак куллануы белән кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе делегациясе белән очрашуда белдерде.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, идарә рәисе Әрдәм Әдҗәй җитәкчелегендәге Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе делегациясе вәкилләре Казанга төбәкнең инвестицион климаты белән танышу, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен эш сәфәренә килде (2024 елның 8-10 апреле).

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов: "Безнең очрашуга чын күңелдән шатмын. Төркия Республикасыннан кунакларны Ураза бәйрәме алдыннан кабул итү аеруча күңелле, мин сезне чын күңелдән котларга телим. Сезнең күбегез белән бездә инде озак вакытлы элемтәләр корылган - сез безнең республика белән нәтиҗәле эшлисез. Әлбәттә, Без Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлеген үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Болар барысы да безнең дәүләтләр - Россия һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итә".

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан безнең илләр арасында нәтиҗәле элемтә звеносы булырга омтыла. "Элемтәләрне киңәйтүгә Төркия Президенты, Премьер-министр, парламент Рәисе, провинция губернаторлары, Төркия шәһәрләре мэрлары һәм безнең республикага еш килүче бизнес-делегацияләрнең сәфәрләре этәргеч булды. Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе утырышлары зур роль уйный. Безнең делегация Әнкарада да булды. Быел март аенда мин Антальяда дипломатик форумда катнаштым", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә, Казанда - Төркиянең Генераль консуллыгы, ә Истанбулда Татарстан вәкиллеге бар. Моннан тыш, Казанның Әнкара, Истанбул, Анталия, Искешәһәр белән туганлык мөнәсәбәтләре бар.

Муниципаль дәрәҗәдә дә элемтәләр гамәлдә 19 тугандашлык турында килешү төзелгән.

Татарстан белән Төркияне даими авиаэлемтә бәйләве дә уңай йогынты ясый. "Елдан-ел авиаэлемтә киңәя бара, һәм бу туристларга гына түгел, бизнеска да актив рәвештә хәрәкәт итәргә һәм барлык мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Төркия Республикасы Татарстан өчен - әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, - дип ассызыклады ТР Рәисе. - Узган ел безнең товар әйләнеше якынча өч миллиард АКШ доллары тәшкил итте, 2022 елга зур үсеш күрсәтте. Без республикага 2 млрд АКШ долларына якын инвестиция салган Төркия бизнесына рәхмәтле", - дип хәбәр итте ул.

«Кастамону Энтегре», «Хәят Кимья», «Шишеҗам» – «Тракья Гласс», «Шишеҗам» – «Аутоматив Гласс», «Җошкуноз», «СМЦ Алабуга» - ММК һәм Җошкунозның уртак проекты, "Колуман", "Тирсан Кардан" кебек компанияләр - барысы да безнең төбәктә актив эшлиләр, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Без Казанда дөнья дәрәҗәсендәге искиткеч кунакханә комплексы - "Казан Палас" төзегән Төркиянең "Полимекс " компаниясенә дә рәхмәтле", - диде ул.

Төркиянең башка эре компанияләре арасында Рөстәм Миңнеханов «Анадолу Эфес»ны билгеләп үтте.

"Мондый проектлар күбрәк булырга тиеш дип ышанам, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүгенге очрашу сезнең белән яңа элемтәләр һәм яңа проектлар өчен үзенә күрә бер башлангыч нокта булачак".

Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе делегациясе Татарстанда һәм Казанда булу кысаларында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында берничә очрашу һәм түгәрәк өстәл үткәрәчәк, Татарстан Республикасының Бердәм презентация үзәгендә булачак, шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгында очрашулар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International