Татарстан Рәисе Рамазан ае һәм Масленица атнасы кысаларында чаралар үткәрү өчен шартлар тудырырга кушты

2024 елның 9 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рамазан ае һәм Масленица атнасы кысаларында дини йолалар һәм чаралар үткәрү өчен барлык кирәкле шартларны тәэмин итәргә кушты.

"Иртәгә кич, кояш баегач, изге Рамазан ае керә. Мөселманнар ислам баганаларының берсе - ураза тотарга керешәчәкләр. Шулай ук 11 нче марттан Масленица атнасы башлана. Бу вакыйгаларның туры килүе бик яхшы», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе район һәм шәһәр башлыкларына җирлекләрдә Масленица атнасына бәйле чаралар оештырырга кушты.

Ул шулай ук ассызыклаганча, Рамазан аенда - мөселманнар өчен һәм Масленица атнасында православие динендәгеләр өчен йолаларны оештыру өчен барлык кирәкле шартларны тәэмин итү, иминлек һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча чаралар күрү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International