Бүген Казанга Гвинея-Бисау Республикасы Президенты Амару Сисоку Эмбало килде. Казанның халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Африка дәүләте лидеры Казанга Мәскәүдән килде, анда Россия ягы чакыруы буенча Җиңү көне уңаеннан тантаналы чараларда катнашты. Кичә шулай ук Гвинея-Бисау Республикасы Президенты Амару Сисоку Эмбало Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) ел саен үткәрелә торган AIM Congress 2024 инвестиция форумында катнаша.