Бүген кич Татарстан РеспубликасыРәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Россия Федерациясе делегациясе составында ул Россия Федерациясе Төбәкләр советы һәм Үзбәкстан Республикасы чараларында катнашачак.
Визиты кысаларында Рөстәм Миңнехановның Россия Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеёв катнашындагы чараларда катнашуы планлаштырылган. Моннан тыш, сәфәре кысаларында берничә килешү имзалау күздә тотыла.