ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Абу Дабида Әмирлекнең Варис шахзадәсе Шәех Мөхәммәд бән Зәед Әл Нәхайян белән очрашты.

Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президенты Тышкы эшләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов та катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII Eллык инвестицион форумы кысаларында БГӘ эшкуарлары белән түгәрәк өстәл форматында очрашу уздырды. 

Бүген Дубайда VIII Eллык инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты, премьер-министры, оборона министры, дубай әмирлеге әмире Шәех Мөхәммәд бән Рәшид әл Мәктүм белән очрашты. 

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Шәех Мөхәммәд бән Рәшид әл Мәктүмгә кунакчыллык өчен рәхмәтен белдерде һәм кыскача Татарстан-Әмирлекләр хезмәттәшлеге тарихы турында хәбәр итте. Әңгәмә барышында Татарстан Президенты билгеләгәнчә, әле хезмәттәшлек өчен күп юнәлештә хезмәттәшлек мөмкинлеге бар. Ахырда Рөстәм Миңнеханов Дубай әмирен Россиягә визиты кысаларында Татарстанга чакырды. 

Бүген Дубайда VIII Eллык инвестицион форум эше кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад министры Солтан бән Сәид әл Мансури белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә Солтан бән Сәид әл Мансурига форумда Татарстан Республикасы стендын урнаштыру һәм катнаша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Дубайда очрашу темалары безгә бик кызыклы", - диде ул. "Без икътисадның тотрыклы үсешенә һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүгә аеруча игътибар итәбез. Безнең ел саен форумда катнашуыбыз әмирлекләр һәм башка партнерлар белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ярдәм итә. Форум безгә күргәзмәләр оештыру өлкәмендә дә бай тәҗрибә бирә, шул исәптән "Казан-ЭКСПО" проектын гамәлгә ашыруда да. Татарстан әмирлекләр бизнесы белән актив хезмәттәшлек итә - төзелеш, суднолар төзү, авыл хуҗалыгы, туризм, ислам финансларын үстерү һәм хәләл индустрия өлкәләрнедә". 

Бүген Дубайда (БГӘ) VIII Eллык инвестицион форумы ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бөтендөнья лидерлары дебатлары: турыдан-туры чит илләр инвестицияләре юлы белән тотрыклы үсеш тәэмин итү» пленар утырышында чыгыш ясады һәм Форумны ачу  тантанасында катнашты.   

Бүген Дубайда VIII Еллык инвестицион форум ачылыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Alliance Business Centers компаниясе президенты Шәриф Камәл һәм Alliance Network кысаларында мультимилли компания җитәкчелеге белән очрашты. Компания - тулысынча җиһазландырылган офислар, виртуаль офислар һәм конференц-заллар операторы. Шул исәптән 2016 елда ABCN челтәренең Казандагы филилалы да Татарстан Республикасында - беренче премиум сыйфатындагы бизнес-үзәк. 

Очрашуда компаниянең Казандагы филиалы эшчәнлеге турында сөйләшенде. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, үзәк кече һәм урта бизнес вәкилләренә уңай шартлар булдыра. Бүген биредә 10 резидент эшли, үзәктә буш урын юк. 

Шәриф Камәл рәәхмәтен белдерде, компания республика җитәкчелеге ярдәме белән үзәкне тиз арада резидентлар белән тәэмин итте. Бу тагын бер кат Татарстан Республикасының Россиянең алдынгы икътисадый төбәге булуын һәм инвестицияләргә ачык икәнен раслады. 

 Alliance Business Centers компаниясе президенты сүзләренчә, алар Татарстанда эшләр барышы белән бик канәгать һәм быел икенче фоис ачарга ниятлиләр. Хәзерге вакытта яңа офиска урын туба мәсьәләсе хәл ителә. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы VIII Еллык инвестицион форумда катнашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. 

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов VIII Еллык инвестицион форумын ачу тантанасында катнашырга һәм «Бөтендөнья лидерлары дебатлары: турыдан-туры чит илләр инвестицияләре юлы белән тотрыклы үсеш тәэмин итү» пленар утырышында чыгыш ясарга ниятли. Форум киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президентының БГӘ Икътисад министры Солтан Әл-Мансури белән, «Мубадала» компаниясе һәм «Таваззун» холдингы җитәкчелеге белән, шулай ук БГӘ хакимият һәм бизнес вәкилләре белән очрашырга җыена.     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International