Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән хезмәттәшлек буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Республика координация советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хэфэйда (КХР) узган «Аньхой-Татарстан» бизнес – форумында катнашты.
Аньхой провинциясе икътисадының төп тармаклары: автомобиль төзелеше, төзелеш материаллары, дарулар, азык-төлек җитештерү, логистика, энергетика, финанс хезмәтләре. Провинциядә 8500дән артык югары технологияле предприятие бар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шанхайга эш сәфәренә килде.
Программада Кытайның кайбер провинцияләре губернаторлары, компания җитәкчеләре белән очрашу, эре предприятиеләргә бару. Визитының төп максаты - иртәгә узачак Россия-Кытай бизнес-форумының пленар утырышында катнашу. Кытайда Россия делегациясен РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин җитәкләячәк.
Бүген KazanForum мәйданчыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шахин Мостафаев арасында очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген KazanForum киңлекләрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә дәүләт министры Тани Әхмәт Әл Зәйүди очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Шри-Ланка белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джанита Абейвикрема Лиянаге ханым белән очрашуда белдерде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Дауд Мирзахани белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов Дауд Мирзаханины Татарстан Республикасына билгеләнүе белән котлады. "Иран белән мөнәсәбәтләребезне, тыгыз икътисадый һәм мәдәни элемтәләребезне исәпкә алып, сезнең Татарстандагы эшегез кызыклы һәм нәтиҗәле булыр дип өметләнәм", - диде ул.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визитына килде. Пленар утырышның мактаулы кунагы һәм спикеры сыйфатында ул 12 нче Еллык AIM Global 2023 инвестиция форумы эшендә катнаша, форум бу көннәрдә башкала Абу Дабида ADNEC үзәк күргәзмә комплексында уза.
Бүген AIM Global 2023 Еллык инвестицион форумы киңлекләрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә Дәүләт министры Тани Әхмәт Әл-Зәйүди белән очрашты. Яклар төрле вакытта күп тапкырлар очрашкан һәм шуңа күрә диалог дустанә шартларда узды.