Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Президенты Сооронбай Жәенбәков һәм Кыргызстан Премьер-министры Мөхәммәт Абылгазиев белән очрашты

2018 елның 2 сентябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда эш сәфәрендә. III Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Президенты Сооронбай Жәенбәков һәм Кыргызстан Премьер-министры Мөхәммәт Абылгазиев белән очрашты 

Рөстәм Миңнеханов Уеннарны югары дәрәбәдә оештырылганын билгеләп үтте, аеруча тамаша матурлыгын һәм гаять зур булуын ассызыклады. Ул хәбәр иткәнчә, ярышларда Татарстан спортчылары да катнаша: Россия җыелма командасы составында 45 кеше. 

Әңгәмә барышында Кыргызстан белән Татарстан арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне үстерү мәсьәләләренә дә кагылдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International