Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда эш сәфәрендә

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенга (Дания Корольлеге) эш сәфәренә килде.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Даниянең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек советы җитәкчелеге, Дания Тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сюзанна Хюлделунд ханым белән очрашачак, тагын берничә эшлекле сөйләшү алып барачак.   

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «Дания – Татарстан» түгәрәк өстәлендә катнашачак, анда республиканың инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк.

Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнехановның «Данфосс Хитинг» компаниясе президенты Ларс Твин белән, «Роквул» компаниясе президенты Йенс Биргерссон белән, «Хальдор Топсе» компаниясе җитәкчелеге һәм башкалар белән очрашулары планлаштырыла.  

Копенгагенга эш сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар түбәсендә тау чаңгысы трассасы булган чүп-чар яндыру заводына барырлар дип көтелә. Amager Bakke комплексы чүп-чар яндыру заводыннан, ТЭЦтан һәм актив ял итү паркыннан гыйбарәт. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International