Татарстан Президенты Төркиянең «Полимекс» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2019 елның 14 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Төркиянең «Полимекс» компаниясе Директорлар советы рәисе Эрол Табанҗа белән очрашты.   

Очрашуда катнашучылар Төркия компаниясенең Татарстан Республикасы территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыруы турында фикер алыштылар, киләчәк хезмәттәшлек перспективаларын карадылар. 

Искәртәбез, быел Татарстан башкаласында «Полимекс» компаниясе «Казан Палас» кунакханәсен төзеп тапшырды. Моннан тыш, компания Казан үзәгендәге Вахитов калкулыгын төзекләндерү проектында катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International