Татарстан Президенты Израиль эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Израиль эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Израиль делегациясенең Казанга ике көнлек визитлары кысаларында узды. 

Татарстанда Израиль компанияләре башлыклары ТР Инвестицион үсеш агентылыгында республиканың инвестицион мөмкинлекләре белән таныштылар, Иннополиста махсус икътисадый зонаны һәм университетны карадылар. 

Рөстәм Миңнеханов Израиль эшкуарларының Татарстанга визитлары Россия-Израиль сәүдә-икътисадый элемтәләрен ныгытыр дип белдерде. 

Очрашуда Татарстан белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре, авыл хуҗалыгы, киберкуркынычсызлык, төзелеш өлкәләрендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында сүз барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International