Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгенең «Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлеген тикшерде

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның узачак «Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерлеген тикшерде. 

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар ярышларның төп объектын - «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәген карадылар. 

"Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыров мәйданчыкларның ярышлар уздыруга әзерлеге турында хәбәр итте. Аерым алганда, "Төзелеш һәм төзелеш технологияләре", "Җитештерү һәм инженер технологияләре" компетенцияләре мәйданчыкларын күрсәтте. 

Рөстәм Миңнеханов күргәзмә залларын, павильоннарны карады, территорияне төзекләндерү мәсьәләләрен күтәрде. 

 «Казан Экспо» ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев хәбәр иткәнчә, күргәзмә үзәге территориясен элемтә, интернет челтәре белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгән. 

Рөберт Миңнегалиев сүзләренчә, МЧС, ТР буенча ЭЭМ күрсәтмәләре төзәтелгән. Аның сүзләренчә, бөтен эшләр вакытында башкарыла. Шулай ук транспорт белән тәэмин ителеш, иминлекне тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр турында да сүз барды. 

Рөстәм Миңнеханов «Ворлдскиллс» дөнья чемпионатына әзерлек һәм уздыруга җитди карарга кирәклеген ассызыклады. "Мондый мәсьәләдә вак нәрсә юк", - диде ул. 

Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппраты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия" берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International