Татарстанга Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде

2019 елның 23 июне, якшәмбе

Бүген Татарстанга Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде. "Казан" халыкара аэропортында хөрмәтле кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин каршы алдылар. 

Килүгә Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төрекмәнстан делегациясе Татарстанда җитештерелгән сәнәгать продукциясе күргәзмәсе белән танышты. "КАМАЗ" авыр йөк машиналарын, автобусларны, шул исәптән газда эшләүче автобусларны һәм электробусларны тәкъдим итте. Казан вертолетлар заводы медицина модуле белән җиһазланңырылган "Ансат" вертолетын күрсәтте. Шулай ук Төрекмәнстан Президенты "Татнефть" гамәлгә кертә торган нефть чыгару һәм эшкәртүдә яңа технологияләре белән таншыты. Шулай ук Горький ис. Зеленодольск заводы, "Химград" технополисы", КЭР-Холдинг һәм башка оешмалар продукциясе тәкъдим ителде. 

Бүген эшлекле программаның төп чарасы Казан Кремлендә Татарстан Президенты белән Төрекмәнстан Президенты очрашуы була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International