Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәренә килде

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Веймар шәһәренә (Тюрингия федераль җире, Германия) эш сәфәренә килде. 

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Тюрингия» эшлекле форумында катнашачак һәм Тюрингия Премьер-министры  Бодо Рамелов белән очрашачак. Хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, үзара товар китереп торулар күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру, ИТ, машина төзелеше, гуманитар өлкәләрдә багланышларны ныгыту турында фикер алышырга ниятләнә. 

Тагын Татарстан Президенты Баухауз университетына барачак, анда төзелештә ясалма акыл мөмкинлеклекләрен гамәлгә кертү проекты белән танышырга һәм уку йортының лабораториясен карап чыгарга җыена.     

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Эрфурт мәгариф үзәгендә һәм Балалар медиаүзәгендә булырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International