Рөстәм Миңнеханов Мәскүдә Халыкара су спорт төрләре федерациясенең башкарма директоры Корнель Маркулеску белән очрашты

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскүдә Халыкара су спорт төрләре федерациясенең (FINA) башкарма директоры Корнель Маркулеску белән очрашты. 

Очрашуда Татарстан Республикасы белән FINA арасында уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм хезмәттәшлекне дәвам итү турында сүз барды. Шул исәптән Казандагы Су спорт төрләре үзәген үстерү мәсьәләләре турында сөйләшенде. Үзәктә суга сикерүче спортчыларны дөнья чемпионатларына әзерләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International