Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иртән Франция хезмәт министры Мюриель Пенико белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртик, Франция делегациясе Казанга 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен килде.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов кунакларны Франциянең чираттагы WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын 2023 елда уздыру хокукын яулаулары белән котлады. Татарстан Президенты чемпионатны әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Яклар шулай ук Татарстан белән Франция төбәкләре арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләр турында сөйләште.
Очрашуда Франциянед Россиядәге Гадәтән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сильви Берманн да катнашты.