Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Мәгариф министры Хөсәен Ибраһим Әл Хәммәди белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Яклар мәгариф, эшче һөнәрләрен үстерү һәм популярлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлекне һәм эшлекле багланышларны ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу көннәрдә Казанда WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты бара.
«Без WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын Абу-Дабида сездән кабул итеп алдык һәм сездән күп нәрсәләргә өйрәндек, - диде Рөстәм Миңнеханов, Хөсәен Ибраһим Әл Хәммәди әфәндегә мөрәҗәгать итеп. – Шәхсән үз исемемнән һәм хезмәттәшләрем исеменнән Татарстанга WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты чорында Абу-Даби тарафыннан күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә».
Рөстәм Миңнеханов БГӘ җыелма командасына бу чемпионаттагы чыгышларында уңышлар теләде.
Ул ассызыклаганча, эшче һөнәрләрнең хәзерге чемпионаты белән кызыксыну дәрәҗәсе зур. Аерым алганда, WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын ачу тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев та катнашты. Бу ярышларны көн саен меңләгән яшүсмерләр һәм яшьләр килеп карый.