белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанның Сингапур республикасы белән мөнәсәбәтләр тарихы бай. Хезмәттәшлекнең әһәмиятле юнәлешләре арасында инновацияләр өлкәсе, мәгълүмат коммуникацияләре технологияләре, шәһәрне планлаштыру, махсус икътисадый зоналар үстерү бар.
ТР Президенты ассызыклаганча, багланышларның төп юнәлешләренең берсе - мәгариф өлкәсе. Сингапурның махсус мәгариф программалары буенча Татарстан хакимияте вәкилләре белем ала.
Казанга визитлары кысаларында Сингапур делегациясе WorldSkills һнәри осталык буенча дөнья чемпионатында булганнар. Ярышларда Сингапурдан 32 конкурсант һәм 29 эксперт катнаша.