Рөстәм Миңнеханов «Драйлок Текнолоджиз» генераль директоры белән очрашу уздырды

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Драйлок Текнолоджиз» компаниясен гамәлгә куючы һәм генераль директоры Барт ван Малдерен белән очрашу уздырды.  

Искәртәбез, 2017 елдан «Алабуга» МИЗ территориясендә  гигиеник продукция җитештерү буенча «Драйлок Текнолоджиз» заводы эшли.  

Очрашуда катнашучылар «Драйлок Текнолоджиз» предприятиесенең агымдагы эшчәнлеге һәм киләчәктә җитештерүне киңәйтү преспективалары турында фикер алыштылар.  

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International