Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәренә килде. Максаты – II Бөтендөнья толерантлык саммитында катнашу.
Саммитта катнашучылар хзара тату яшәүнең кыйммәтләрен глобаль дәрәҗәдә тарату юллары, төрле инсаниятләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасында конструктив диалог турында фикер алышачаклар. Үзара тату яшәү һәм иминлек кыйммәтләрен алга сөрүдә хөкүмәтләр роленә игътибар бирәчәкләр. Бөтен дөньяда тынычлыкны, тотрыклылыкны һәм иминлекне тәэмин итү өчен партнерлык мөнәсәбәтләре һәм хезмәттәшлек әһәмияте турында сөйләшәчәкләр.
Рөстәм Миңнеханов II Бөтендөнья толерантлык саммитын ачу тантанасында катнашачак, берничә сессиядә булачак.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентының БГӘнең Толератнлык министры шәех Нәхайян Мөбәрак Әл Нәхайян һәм Alwaleed Philanthropies (Согуд Гарәпстаны) иминият фонды генераль секретаре шаһинә Ламия бинт Абделмәҗид Әл Согуд белән очрашуы көтелә.