Рөстәм Миңнеханов Kaukointernational фин компаниясе вәкилләре белән очрашуда: «Чиста» энергетика җитди игътибарга лаек

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kaukointernational фин компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов очрашу башланганда хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан фин партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Ике арада товар әйләнеше 500 млн. АКШ долларыннан артып китә.

Финляндиядә Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли.

Моннан тыш, Татарстанда берничә фин компаниясе уңышлы эшләп килә.

Сезнең эшчәнлек даирәгез – энергиянең нәтиҗәлелеген үстерү һәм калдыкларны эшкәртү – «чиста» энергетика гаять җитди игътибарга лаек, диде Татарстан Республикасы Президенты, Kaukointernational вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

«Минем сезнең белән очрашу һәм хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алышу теләгем зур», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  

Искәртәбез, Kaukointernational фин компаниясенең эшчәнлек даирәсе бик зур, шул исәптән энергиянең нәтиҗәлелеген үстерү һәм калдыкларны эшкәртү, биогаз җитештерү, «чиста» энергия генерацияләү, агып төшкән суларны чистарту өчен заманча хәл ителешләр һәм башкалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International