Рөстәм Миңнеханов БГӘ толерантлык министры Нәхайян бән Мөбәрәк Әль Нәхайян белән очрашты

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең толерантлык министры Нәхайян бән Мөбәрәк Әль Нәхайян белән очрашты. Очрашу Дубайда II Бөтендөнья толерантлык саммиты кырларында узды. 

Татарстан Президенты БГӘ җитәкчелегенә саммит эшендә катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, әлеге форум төрле цивилизацияләр, мәдәниятлар һәм диннәр арасында аралашу өчен уникаль мәйданчык, ә бу илләр арасында хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Россия-Әмирлекләр элемтәләре кысаларында БГӘ белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. 

БГӘ толерантлык министры Рөстәм Миңнехановка саммитта катнашуы һәм БГӘ белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәтен җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International