Татарстан Президенты Дубайда II Бөтендөнья толерантлык саммитын ачу тантанасында катнашты

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) II Бөтендөнья толерантлык саммитын ачу тантанасында катнашты. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-сәнәгать вәкиле Тимур Хәйретдинов һәм ТР МДН рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да кергән иде. 

БГӘнең Толерантлык министры шәех Нәхайян бин Мөбәрак Әл Нәхайян сәламләү сүзендә саммитта катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул әлеге форум бөтен кешелек чәчәк атсын өчен диалог максатында глобаль платформага әверелер дип ышаныч белдерде.  

«Бу форум – күп еллар дәвамында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә алып барыла торган зур эшнең дәвамы. Без илебездә толерантлык принциплары таралу белән горурланабыз. БГӘ кешеләре, экстремизм һәм раса бүленешләреннән курыкмыйча, киләчәкләрен коралар, балалар үстерәләр», - диде шәех. 

Саммитны ачу тантанасыннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, БГӘнең Толерантлык министры шәех Нәхайян бин Мөбәрак Әл Нәхайян һәм башка мәртәбәле кунаклар форум мәйданчыгында оештырылган күргәзмәне карап чыктылар. Аерым алганда, кунаклар Татарстан Республикасы стенды белән таныштылар. Экспозициядә республиканың милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне ныгыту, дини объектларны һәм һәйкәлләрне торгызутәҗрибәсе турында, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителгән иде.   

II Бөтендөнья толерантлык саммиты Дубайда 13-14 ноябрь көннәрендә барачак һәм төрле дәүләтләр, дини учреждениеләр, уку йортлары, мәдәни берләшмәләр, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар вәкилләрен һәм фикерләр лидерларын берләштерә.    

Бүгенге саммитның темасы – «Мультикультурализмда толерантлык: толерант иминлектән социаль, икътисадый һәм гуманитар өстенлекләргә ирешү». Саммитта катнашучылар үзара тату яшәүнең кыйммәтләрен глобаль дәрәҗәдә тарату юллары, төрле инсаниятләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасында конструктив диалог турында фикер алышачаклар. Үзара тату яшәү һәм иминлек кыйммәтләрен алга сөрүдә хөкүмәтләр роленә игътибар бирәчәкләр. Бөтен дөньяда тынычлыкны, тотрыклылыкны һәм иминлекне тәэмин итү өчен партнерлык мөнәсәбәтләре һәм хезмәттәшлек әһәмияте турында сөйләшәчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International