Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Төзелеш министры Владимир Якушев РФ Дәүләт Советының гражданнарның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру буенча эш төркеме утырышына әзерлек турында фикер алыштылар

2019 елның 22 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән очрашты.  

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.  

Татарстанда «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре – республиканың төзелеш тармагындагы хәлләр һәм перспектив инвестицион проектлар турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Дәүләт Советының гражданнарның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру буенча эш төркеме утырышына әзерлек мәсьәләләре дә кузгатылды (чара быел декабрь аенда Мәскәүдә Россия вице-премьеры Виталий Мутко рәислегендә узачак).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International