Рөстәм Миңнеханов «Дакар-2020» ралли-марафонына китәр алдыннан «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзалары белән очрашты

2019 елның 24 ноябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дакар-2020» ралли-марафонына китәр алдыннан «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзалары белән очрашты. Очрашу гадәттәгечә «Тарловка» сынау полигонында узды.

Чарада «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов, өстен алмаштырып, булачак ярышларга әзерләнгән автомобильләрнең берсенә утырып, ясалма юл киртәләре аша йөреп карады.   

Аннары Татарстан Республикасы Президенты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде, шул исәптән «КАМАЗ» ГАҖ эшчәнлегенә тулаем бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген «КАМАЗ»ның бөтендөнья  дәрәҗәсендәге компания булуына беркемнең дә шиге юк. «КАМАЗ-мастер» командасының спорттагы казанышлары Татарстан компаниясенең тотрыклы кокуренциягә сәләте булуын күрсәтә. 

«Әмма конкурентлар да тик ятмыйлар. Һәм бүген инновацияләрсез, җитештерү процессына яңа технологияләрне кертми торып, автопромның лидеры булып калу мөмкин түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә дә без автогигантаның модельләр рәтен үстерүгә омтылышын хуплыйбыз».

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә: «Дакар»га китәр алдыннан без һәр елны ярышка барачак автомобильләрне сынап карыйбыз. Кичә без Казанда, үткән «Дакар» өчен әзерләнгән версияне сынап карадык. Бүген яңартылган йөк машиналарын күрдек. Үзгәрешләр гаять зур. Моның өчен конструкторларга һәм инженерларга рәхмәт белдерәсебез килә. «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга аерым рәхмәт – шәп лидердан башка, команда рухыннан башка җиңү яулау мөмкин түгел».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International