Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләтенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Фәхәд Мөхәммәд Әл Әттыйя белән очрашты

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләтенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Фәхәд Мөхәммәд Әл Әттыйя белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Яклар Россия-Катар мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда Катар белән мөнәсәбәтләрне үстерүне югары бәялиләр.

Ул шулай ук Илче әфәндене бүгенге дәүләт бәйрәмнәре – Катарның Милли көне белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International