Рөстәм Миңнеханов Мозамбик Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Марио Сарайва Нгуэнья белән очрашты

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мозамбик Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Марио Сарайва Нгуэнья белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Искәртәбез, Илче әфәнде Татарстанда эш сәфәрендә (2020 елның 10–12 феврале). Төбәктә вакытта Марио Сарайва Нгуэнья Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалын өйрәнәчәк, Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге белән очрашачак, берничә сәнәгать предприятиесенә, шул исәптән Казан вертолетлар заводына, «Фирма «МВЕН» ҖЧҖнә барачак. Моннан тыш, ул Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк эшчәнлеге белән танышачак.

Очрашуда яклар Россия-Мозамбик мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Мозамбик арасындагы сәүдә-икътисадый багланышларны җайга салу мөмкинлеге турында фикер алыштылар. «Без Татарстан белән Мозамбик арасындагы хезмәттәшлекне җайга салу мөмкинлеген югары бәялибез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның социаль-икътисадый үсеше турында кыскача гына сөйләде. Ул шулай ук искәрткәнчә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләре белән тыгыз багланышлар урнаштырылган. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы ярдәме белән Казанда ел саен «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты уздырыла.

Татарстан Республикасы Президенты Мозамбик Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Марио Сарайва Нгуэньяны шушы чараларда катнашырга чакырды, саммит 2020 елның 18-20 июнендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International