Бүген Татарстанга эшлекле очрашуга Төрекмәнстан сәнәгать һәм төзелеш производствосы министры Сердар Бердымөхәммәдов килде.
“Казан” халыкара аэропортында кунакны ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Сердар Бердымөхәммәдов Татарстанга сәфәре барышында Казан Кремлендә булуны, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуны планлаштыра.
Моннан тыш, ТР Инвестицион үсеш агентлыгында республиканың икътисади потенциалын тәкъдим итү, “Иннополис” махсус икътисади зонасы эшчәнлеге һәм Иннополис шәһәренең үсеш перспективалары белән, шулай ук Иннополис университеты белән танышу булачак.
Төрекмәнстан сәнәгать һәм төзелеш производствосы министрына шулай ук “Химград” технополисы тәкъдим ителәчәк, биредә технополис резидентлары җитештергән продукция күргәзмәсе узачак.
Казанда Сердар Бердымөхәммәдов катнашында ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендә Татарстан министрлыклары һәм предприятиеләре вәкилләре белән түгәрәк өстәл уздырылачак.
Сердар Бердымөхәммәдовның Татарстанга сәфәре 17 февральдән 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк.