Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда массакүләм чараларны чикләү гражданнар мәнфәгатьләрен күздә тотып кертелә

2020 елның 14 марты, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында игълан ителгән махсус санитар-эпидемиология режимының барлык таләпләрен катгый рәвештә үтәү бурычын билгеләде. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

"Республикада әлегә бернинди куркыныч юк, бу саклану чаралары гына, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без әлеге вирус безгә янамасын өчен барысын да эшлибез. Кешеләр шуны аңларга тиеш: әгәр республика территориясеннән чыгу һәм керү урыннарында тышкы периметрны контрольдә тотмасак, авыр хәлдә калуыбыз ихтимал».

Татарстан Президенты республикада массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүгә чикләүләр кертелүенә игътибарны юнәлтте һәм әлеге таләпләрне төгәл үтәргә өндәде. "Без вәзгыятьне тулсынча контрольдә тотабыз. Ләкин йомшаклык булырга тиеш түгел", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

Аеруча Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф министрлыгына игътибарлы булырга өндәде. Ул искәрткәнчә, якын арада мәктәпләрдә каникул чоры башлана, шуңа да балалар туристик төркемнәренең хәрәкәтен чикләргә тәкъдим итте. "Минем фикренчә, оештырылган балалар төркемнәренең читкә чыгуларын максималь рәвештә чикләргә кирәк. Бу вокзаллар, иҗтимагый туклану урыннары, башка иҗтимагый урыннар, - диде ул. - Әгәр дә читкә чыксалар, ике атналык карантин тиешле. Болар барысы да балры тик балалар мәнфәгатьләрен истә тотып эшләнә. Мин муниципалитетлар башлыклары, мәктәп директорларына мөрәҗәгать итәм - бу мәзәк хәл түгел". 

Шундый ук чикләүләр спорт чалараларын уздыруга да карый. Спорт матчлары тамашачыларсыз узачак. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый чикләүләр гражданнарны саклауга гына юнәлтелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International