Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәсендә катнашты

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Мәскәүдә эш сәфәрендә иде. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә катнашты. 

Төп мәсьәләләрнең берсе – коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә агымдагы ситуация.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, элегрәк Россия төбәк һәм федераль дәрәҗәдә кабул ителгән оператив чаралар нәтиҗәсендә безнең ил территориясендә авыруның массакүләм үтеп керүен һәм таралуын тоткарлап тору мөмкин булды. Дәүләт башлыгы сүзләре буенча, коронавирус белән ситуация агымдагы моментта тулаем контрольдә.

Владимир Путин ассызыклаганча, хәзер төп бурыч – коронавирусны оператив диагностикалау өчен тест-системалар чыгару күләмен катгый арттырырга. «„Вектор“ дәүләт фәнни үзәгендә һәм Роспотребнадзорның „НИИ Эпидемиология“сендә коллегалар, шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Федераль медицина-биологик агентлыгы учреждениеләре белгечләре шуның белән шөгыльләнә. Халыкара хезмәттәшлек ресурсын да кулланабыз. Россиянең Турыдан-туры инвестицияләр фонды апрельдә үк экспресс-тестлар җитештерүне җайга салу өчен Япония партнёрлары белән уртак проектны финанслаячак.  

Бүген Владимир Путин рецептурасыз даруларны дистанцион сатуны рөхсәт итү турындагы указ имзалаган.   

Россия Президенты социаль өлкәгә аеруча игътибар бирергә өндәде, шулардан: ашамлык продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр белән өзлексез тәэмин итеп тору, югары уку йортларының, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, яслеләрнең, шулай ук инвалидларны һәм картларны карауны гамәлгә ашыручы учреждениеләренең өзеклексез эшләвен тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International