Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның Казан шәһәрендәге Генераль консулы Атадурды Бәйрәмов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов Атадурды Бәйрәмовны Төрекмәнстанның Казан шәһәрендәге Генераль консулы итеп билгеләнүе белән котлады. Ул ассызыклаганча, Төрекмәнстан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр күп еллар буена үсештә.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казан шәһәрендәге вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.