Рөстәм Миңнеханов республиканы цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре буенча утырышта катнашты

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында республиканы цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре каралды, утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

Алексей Песошин ассызыклаганча, хәзерге тиз үзгәрүчән дөньяда каралар кабул итү тизлегенә таләпләр арта. Мәгълүмат технологияләренең аппарат өлешендә дә, программалар белән тәэмин итүдә дә интенсив үсеше аларны куллануның яңа сыйфатына күчүгә алшартлар тудыра. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, Татарстан – күп кенә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда төбәкләр арасында алда баручыларның берсе, бу проектлар арасында «Цифрлы икътисад» проекты да бар. «Республика элеккегечә үк Россиянең алдынгы субъектлары арасында калсын өчен комплекслы цифрлаштыру уздырырга, ИT-тармакта яңа инструментларны гамәлгә кертү аша кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуны мөмкин кадәр тәэмин итәргә кирәк», - диде Алексей Песошин.

Республикада агымдагы мәгълүмат системаларын үстерү барышы турында һәм тармакларны цифрлы трансформацияләү хакында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

Айрат Хәйруллин искәрткәнчә, гамәлдәге бизнес-процессларны тирәнтен анализлау һәм дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен Татарстан Республикасы Президенты карары буенча Татарстанны цифрлы трансформацияләү үзәге төзелде. Бу – бердәм платформа булдыру өчен җаваплы бердәм проект-продукт офисы.

Рөстәм Миңнеханов республиканың һәр министрлыгында һәм һәр ведомствосында цифрлаштыруны үстерү дәрәҗәсе рейтингын төзергә һәм башка төбәкләр, чит илләр белән чагышытырырга тәкъдим итте. «Ил эчендә без нинди позициядә торуыбызны карарга, ә аннары инде башка илләр арасында билгеләргә. Без иң алдынгы практикаларны сайлап алырга һәм шуңа омтылырга тиешбез. Эшнең төгәл планын төзергә һәм кирәкле нәтиҗәләргә ирешергә тырышырга», - диде ул.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International