Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты.
Коллегия ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының төп бинасында узды һәм ул органнарның 2020 елның беренче ярты еллыгындагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган иде.
Утырышта видеоконференцэлемтә режимында Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча муниципаль берәмлекләр идарәләре, бүлек башлыклары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан, Чаллы шәһәрләре идарәләренең полиция бүлекләре башлыклары катнашты.
Коллегиядә катнашучыларга ТР буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин мөрәҗәгать итте. Ул министрлык эшенең төп нәтиҗәләрен билгеләде. 2020 елның 6 аенда Татарстанда 27 138 җинаять теркәлгән, 13 114е ачылган.
Коллегия утырышында шулай ук берничә территориаль бүлекчәнең эш нәтиҗәләре турында чыгышларны тыңладылар.
Алексей Песошин республикадагы тотрыклы вазгыять күбесенчә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы эшеннән тора, дип билгеләде. Аның сүзләренчә, эчке эшләр органнары һәм бүлекчәләре үз алларына куелган барлык бурычларны үтәгәннәр.
“Безнең уртак бурычыбыз – республика халкы иминлеген тәэмин итү”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Алексей Песошин ТАССРның 100-еллыгы елында күп чаралар уздырыла, дип искә алды.
Коллегия утырышында алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.