Татарстан Президенты Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.  

Очрашу барышында яклар Чаллыда Haier индустриаль паркын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шул исәптән социаль өлкә хезмәткәрләре өчен объектлар төзү, шулай ук цифрлы җитештерү технологияләрен үстерү турында да. 

Искәртәбез, былтыр августта Чаллыда кер юу машиналары җитештерү буенча Haier компаниясенең акыллы заводы ачылган иде. 2021 елның II кварталында smart-телевизорлар җитештерү буенча яңа завод һәм әзер продукция склады төзелеп бетәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International