Бүген "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан нефть-газ химиясе форумы - 2020 ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Форум гадәттәгечә республикада Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.
Күргәзмә павильонында Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән 100дән артык әйдәп баручы тармак компанияләре эшләнмәләре һәм продукциясе тәкъдим ителгән.
Рөстәм Миңнеханов форум чаралары һәм эшлекле программасы кысаларында тәҗрибә алмашу һәм яңа багланышлар урнаштыруга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Форумда катнашучыларны һәм кунакларны шулай ук РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын һәм башка мөхтәрәм кунаклар сәламләде.