Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән телефоннан сөйләште

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Бүген Төрекмәнстан инициативасы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән телефоннан сөйләште.

Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстан Президенты Татарстанда узган сайлаулардагы җиңүе белән тәбрикләде. Ул шулай ук илләр арасындагы эшлекле һәм ышанычка корылган мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның төбәкләр дәрәҗәсендә халыкара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирүен билгеләп үтте.

Телефоннан сөйләшкәндә яклар икътисад өлкәсендәге агымдагы хәл һәм  уртак проектларны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.  Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовка котлавы өчен рәхмәт әйтте һәм аңа – киләчәктә дә уңышлар, шулай ук Төрекмәнстан кешеләренә иминлек теләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International