Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаев белән телефоннан сөйләште

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казахстан ягы инициативасы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан  Назарбаев белән телефоннан сөйләште.

Казахстанның Беренче Президенты республика лидерын Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда җиңүе белән котлады һәм төбәкнең киләчәктә дә чәчәк атуын, шулай ук республика кешеләренә уңышлар һәм иминлек теләде.  

Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаевка ихлас теләкләре өчен рәхмәт әйтте һәм дәүләтләр башлыклары арасындагы, шулай ук республикалар арасындагы нык һәм дустанә мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген ассызыклады.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International