Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тарак бән Сәлам белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Очрашуда Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләре буенча илчесе, Россия-Африка партнерлыгы форумы секретариаты җитәкчесе Олег Озеров һәм Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Тунис делегациясе Казанга бу көннәрдә Казан федераль университетында уза торган «Россия - Африка» халыкара фәнни форумында катнашу өчен килде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Тунис – Россия Федерациясенең мөһим партнеры. Россия һәм Тунис җитәкчелеге төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бирә. «Татарстан үз дәрәҗәсендә эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәргә әзер», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2018 елда Тунис эш визиты белән булды, аның кысаларында илнең югары җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулар узды, шулай ук Татарстан һәм Тунис эшлекле даирәләре катнашында форум узды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Тунис арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективаларын югары бәяләде. Республика нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясен, автомобиль шиннарын, компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җиһазларын, авыл хуҗалыгы товарларын экспорт белән тәэмин итүне киңәйтергә әзер. Татарстан, үз чиратында, Тунистан җиләк-җимеш, диңгез продуктлары, җиңел сәнәгать товарлары һәм башка юнәлешләрдәге продукцияләрне каршы алу белән кызыксына.
Бүгенге көндә Татарстан белән Тунис арасында сәүдә мөнәсәбәтләре дәрәҗәсе югары түгел - 5 млн. долларга якын. «Бу күрсәткеч булган мөмкинлекләргә туры килми. Монда безнең уртак эшебезне көчәйтергә кирәк», - дип ышаныч белдерде ТР Президенты.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, быел Казанда Россия-Тунис хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышын уздыру мөмкинлеге карала. Рөстәм Миңнеханов бу мөһим мәсьәләгә, дөньядагы эпидемиологик хәл яхшырганнан соң, әйләнеп кайтырга тәкъдим итте. Татарстан утырышны үткәрүдә кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк, дип ышандырды ул.
ТР Президенты хәбәр иткәнчә, республика ислам дөньясы һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына керүче илләр белән актив хезмәттәшлек итә. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» форумы кысаларында зур эш алып барыла.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов фән-мәгариф өлкәсендә, мәдәният, туризм һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен яхшы мөмкинлекләр билгеләде.
Үз чиратында Тарак бен Сәлам Татарстан җитәкчелегенә Туниска күрсәткән игътибары һәм хезмәттәшлек белән кызыксынуы өчен рәхмәт белдерде. Илче сәүдә-икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне үстерүдә тулы ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.