Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Дәүләт Советының төзелеш һәм шәһәр тирәлеге буенча эш төркеме утырышын уздырды

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Визиты кысаларында ул РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча эш төркеме утырышын үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге эшче төркемнең оештыру утырышы кысаларында Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Дәүләт Советының иртәгәсе киңәйтелгән утырышына бәйле мәсьәләләр буенча фикер дә алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы составына Владимир Путин Указы белән кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International