Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Йәмән Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Әхмәд Сәлим әл-Вәһейши белән очрашты.
Очрашуда Татарстан һәм Йәмән арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
“Йәмән безнең өчен – мөһим партнер. Сезнең яктан сәүдәнең күләмен һәм номенклатураны киңәйтүгә карата без кызыксыну белдерәбез”, - дип билгеләде Алексей Песошин.
Бүген Әхмәд Сәлим әл-Вәһейши бу көннәрдә Казан федераль университетында ачылган “Мультимәдәни дөньяда ислам” дип аталган Халыкара форумда катнаша.
Казанга сәфәре кысаларында илче ТР Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанның икътисади потенциалы белән танышты, шулай ук Россия ислам институтында булды.