Рөстәм Миңнеханов Илкүләм инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары ассоциациясе идарәсе рәисе белән очрашты

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Илкүләм инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары ассоциациясе" рәисе Сергей Беляков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Илкүләм инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары ассоциациясе (ИИҮА) төбәк үсеш институтларын (инвестицияләр һәм үсеш корпорацияләре) берләштерү максаты белән 2006 елда барлыкка килгән. Оешма эшчәнлеге Россия субъектларының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итүче шартлар булдыруга юнәлдерелгән.

Очрашуда катнашучылар инвестицион эшчәнлекне гамәлгә ашыру өлешендә ИИҮА әгъзалары белән хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International