Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Махсус Кышкы Олимпиаданы югары дәрәҗәдә уздыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк

2021 елның 5 феврале, җомга

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Казанда узачак Махсус Кышкы Олимпиаданың Бөтендөнья уеннарына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырышны оештыру комитеты башлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко алып барды.

Вице-премьер, Бөтендөнья кышкы Олимпиада уеннарын үткәрү – ул җәмгыять игътибарын үсеш үзенчәлекләре булган кешеләргә юнәлтү, алар өчен спорт ареналарында да, көндәлек тормышта да иң яхшы шартлар тудыру өчен уникаль мөмкинлек, дип ассызыклады. "Оештыру комитеты Россиянең Уеннарны Казанда халыкара Махсус Олимпиада таләпләренә туры китереп иң югары оештыру дәрәҗәсендә уздыру бурычлары өчен җаваплы», - диде ул.

Дмитрий Чернышенко Татарстанның эре халыкара ярышларны оештыруда алдынгы тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте. "Барысы да уңышлы булачагына бернинди шик юк. Казан үзенең квалификацияле әзерлекле персоналы белән билгеле, ул күп кенә проектларны, күп кенә волонтерлык үзәкләрен һәм искиткеч инфраструктура белән уңышлы гамәлгә ашырды. Шуңа күрә без халыкара аренада Россия спорты байрагын шулай ук югары дәрәҗәдә тотарга җыенабыз", - дип ассызыклады оештыру комитеты башлыгы.

Видеоэлемтә буенча утырыш эшендә РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин да катнашты. Бүген ул Казанга эш визиты белән килгән иде. Игорь Левитин үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр белән эшләү, шулай ук мәгърифәтчелек эшен җайга салу өчен белгечләр әзерләүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Махсус Олимпиада кышкы спорт төрләрен үстерүгә һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль адаптацияләүгә ярдәм итәчәк. Татарстан Президенты чыгышының тулы тексты белән түбәндәге танышырга мөмкин:

Барыннан да элек, безнең Президентыбыз Владимир Владимирович Путинга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу безнең өчен зур дәрәҗә, һәм сезнең ярдәмегез бәяләп бетергесез.

Бүген Татарстан динамик үсештәге төбәк кенә түгел, ә эре дөньякүләм спорт чараларын җәлеп итү үзәге дә. Соңгы 10 елда Казан зур масштаблы ярышларны кабул итте, алар, халыкара җәмәгатьчелек, кунаклар һәм катнашучыларның бердәм бәяләве буенча югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

Безнең өчен Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын уздыру – зур җаваплылык. Без беренче тапкыр интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен халыкара ярышлар уздырабыз.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары – спортның кышкы төрләре үсешендә зур алга китеш, безнең республикага да эре халыкара ярышларны җәлеп итү өчен этәргеч.

Без катнашучыларга һәм кунакларга искиткеч спорт объектлары, бик яхшы үсеш алган инфраструктура һәм, һичшиксез, иң танылган казанышыбыз –ачык          йөз һәм кунакчыллык тәкъдим итәчәкбез. Уңайлы шартлар белән беррәттән без онытылмас бәйрәм оештырачакбыз, шулай ук киң мәдәни һәм экскурсия программалары тәкъдим итәчәкбез.

Бүгенге көндә без Олимпиадага әзерлек буенча планлы эш алып барабыз. Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты төзелде, 26 гыйнварда аның беренче утырышы узды. Әзерлекнең гомуми координациясен республиканың спорт министрлыгы һәм спорт һәм социаль проектлар дирекциясе башкара.

Без Татарстан Бөтендөнья кышкы уеннарын югары дәрәҗәдә үткәрү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәген гарантиялибез. Әмма иң мөһиме – Махсус Олимпиаданың матди булмаган мирасы. Ярышлар, һичшиксез, инклюзив мәдәният һәм социаль гаделлек формалаштыруга трамплин булачак. 2022 елгы Уеннар аркасында без җәмгыятьнең игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрнең ихтыяҗларына җәлеп итә алабыз.

Әлеге Уеннар үзенчәлекләре булган кешеләр җәмгыятьнең тулы канлы әгъзалары була алсын һәм бөтен Россия мәнфәгатьләренә хезмәт итсен өчен шартлар тудыруга зур өлеш кертер дип ышанам.

Казанга рәхим итегез!  

Special Olympics (Махсус Олимпиада) – интеллектуаль тайпылышлар булган затлар өчен физкультура-сәламәтләндерү чараларын оештыру һәм ярышлар уздыру белән шөгыльләнүче бөтендөнья хәрәкәте. Махсус Олимпиаданың беренче халыкара уеннары 1968 елда АКШта узды. Бу елларда махсус олимпия хәрәкәтендә дөньяның 180 иленнән 3 миллионнан артык кеше катнашты. Казандагы Кышкы уеннар программасына 7 спорт төре кертелгән: тау чаңгысы, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, сноубординг, кар табаннарында йөгерү, тимераякта шуу спорты (шорт-трек) һәм флорбол. Ярышлар 5 спорт объектында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International