Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговинага эш сәфәренә килде

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Герцеговинага эш сәфәренә килде.

Сарай шәһәрендә Татарстан Республикасы Президентының Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Босния һәм Герцеговина комиссиясе рәистәше, Тышкы сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләр министры Сташя Кошарац белән очрашуы планлаштырылган.

Моннан тыш, «Татарстан – Босния һәм Герцеговина» түгәрәк өстәле булачак, аның кысаларында хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре буенча фикер алышу планлаштырыла. Программада шулай ук Босния һәм Герцеговина Президиумы рәисе Милорад Додик һәм Президиум әгъзалары Шефик Джаферович һәм Желько Комшич белән очрашу каралган.

Татарстан делегациясе составына Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, «Казан вертолет заводы» АҖ идарәче директоры, шулай ук «Россия Вертолетлары» холдингы җитәкчелеге кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International