Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының Екатеринбург шәһәрендәге Генераль консулы Динь Ван Донг әфәнде белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, Генераль консулның эш визиты танышу характерына ия. Динь Ван Донг 2021 елның апрелендә Консул вазыйфаларын үтәүгә керешә.
Казанда ул Туризм буенча ТР Дәүләт комитетында, Югары технологияләр өлкәсендә технопарк - ИТ-паркта, ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булды, шулай ук Татарстанның Вьетнам җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында белдергәнчә, Татарстан Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә, тулаем алганда, бу Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.
Белешмә өчен:
Татарстан Президенты Вьетнамда 2017 елның ноябрендә булган иде (Хошиминда).
2019 елның декабрендә Татарстан Россиягә визиты кысаларында Вьетнам Милли Җыены (Парламенты) Рәисе Нгуен Тхи Ким Нган әфәндене кабул иткән иде.
2018 елның октябрендә республикага Кьензянг провинциясенең Халык комитеты рәисе Фам Ву Хонг әфәнде килгән иде.
Вьетнамда безнең Татарстанда җитештерелә торган югары технологияле продукциябез яхшы мәгълүм, бу – «КАМАЗ» йөк автомобильләре, Ми-17 (КВЗ) вертолетлары, Зеленодольск суднолар төзү заводы суднолары. А.М. Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводында Вьетнам Милли Оборона министрлыгы өчен 4 «Гепард» агрегаты куелган инде.