Татарстанга Венгрия тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министры, Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Петер Сийярто килде

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасына Венгрия тышкы икътисадый элемтәләр һәм тышкы эшләр министры, икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Петер Сийярто килде.

«Бигеш» халыкара аэропортында Петер Сийярто Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. Эш сәфәренең төп максаты  -«ТАНЕКО»АҖдә резин-модификацияләнгән битум җитештерү җайланмасын төзи башлау тантанасында катнашу.

Моннан тыш, «МОЛ» ААҖ һәм «РМБ РУСС»ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую күздә тотыла.

Шулай ук Венгрия тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит ил эшләре министры, икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Петер Сийярто белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуы планлаштырылган.

Чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һ. б. катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International