Рөстәм Миңнеханов һәм Huawei Евразия төбәге вәкиллеге президенты Дэниэл Чжоу хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Huawei компаниясенең Евразия төбәге вәкиллеге президенты Дэниэл Чжоу алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Очрашу Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы кысаларында узды («Казан Экспо» мәйданчыгында).

Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту кысаларында тармакларны цифрлаштыру, бердәм цифрлы берләшмә тармакларын үстерү мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, Чжоу Дэниел Huawei компаниясенең Евразия төбәге вәкиллеге президенты һәм «Техкомпания Хуавэй» (Россия) ҖЧҖ генераль директоры вазыйфасына агымдагы елның маенда билгеләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International