Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, Таха Айхан Казанга Россия һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы хезмәттәшлеге кысаларында беренче Халыкара яшьләр лагерендә катнашу өчен эш сәфәрнщ килгән.

Очрашу барышында яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлек, Россия һәм ИХО хезмәттәшлеге линиясе буенча уртак чаралар оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу шул исәптән ИХО илләренең Яшь эшкуарлар форумы, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатларының традицион форумы, Мөселман киносы фестивале һәм аның кысаларында узучы яшьләр кинофестивале турында да.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук хәбәр ителгәнчә, ТР Яшьләр министрлыгы белән берлектә ИХО илләре белән Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге буенча проект офисы ачылган («Россия-ИХО» проект офисының Күзәтүчеләр советы утырышы 28 сентябрьдә Казанда узды).

Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов һәм Таха Айхан 2022 елда Казанга ИХО илләренең Яшьләр башкаласы статусын бирү буенча үткәрелүче эш турында фикер алыштылар.

Бу статусны алуга гариза җибәрелгән, һәм Казан ИХО-2022нең Яшьләр башкаласы статусын алуга кандидат шәһәрләрнең берсе булган. Конкурска нәтиҗәләр агымдагы елның декабрендә ясалачак.

Белешмә өчен:

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшьләр башкаласы – шәһәргә 1 елга бирелә торган статус, аның дәвамында җиңүче шәһәр хәзерге яшьләр мәдәниятенә тугрылыгын, яшьләрнең социаль, икътисадый, сәяси активлыгын үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтү мөмкинлеге ала. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре башкаласы яшьләр катнашында яңа идеяләр, инновацион проектлар тормышка ашыра һәм ИХО илләренең башка шәһәрләрен алга таба үстерү өчен рольле модельгә әверелә.

Җиңүче шәһәр халыкара хезмәттәшлекне үстерә һәм үз инфраструктурасын үстерү өчен партнер инвесторларны җәлеп итә.

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы 2014 елның октябрендә узган 2 нче Генераль ассамблеяда Ислам хезмәттәшлеге яшьләр форумы (ICYF) тарафыннан оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International