Рөстәм Миңнеханов Халыкара волейбол федерациясе җитәкчелеге белән очрашты

2021 елның 6 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара волейбол федерациясе (FIVB) техник директоры Стивен Таттон белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар Казанда 2022 елгы Волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, ир-атлар командалары арасында Волейбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 2022 елның 26 августыннан 11 сентябренә кадәр узачак. 24 команда катнашыр дип көтелә, алар 94 матч уйнаячак. Уеннарны, шул исәптән Казанны да кертеп, 10 шәһәр кабул итәчәк. Татарстан башкаласында ярышларның икенче төркем этабының алты уены узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International