Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эш сәфәренә килде

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына эш сәфәренә килде. Җиддә халыкара аэропортында аны Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтенең Тышкы эшләр министры урынбасары һәм Россиянең Согуд Гарәбстанындагы илчесе каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Аның утырышы иртәгә булачак. Исегезгә төшерәбез, төркем утырышын уздыру инициативасы Татарстан Президенты тарафыннан ике изге урын Сакчысы-Әмир Салман бин Габдел Газиз Әл Согуд белән очрашу барышында яңгыратылды.

Булачак утырыш кысаларында Россия Федерациясенең мөселман илләре белән сәүдә-икътисадый багланышлары, диниара диалог, традицион мәдәни-әхлак кыйммәтләрен популярлаштыру һәм яклау, хәзерге дөньяның мәдәни, рухи, дини күп төрлелеге идеяләрен алга этәрү буенча уртак программаларны эшләү һәм гамәлгә ашыру, шулай ук төбәк хезмәттәшлеген активлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.

Төркем утырышыннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты программасы берничә очрашуны күздә тота, шул исәптән Шаһзадә, Әмир киңәшчесе, Мәккә провинциясе Хакиме, Галиҗанәп Әмир Халед бән Фәйсал Әл Согуд белән дә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов эшлекле даирәләр катнашында түгәрәк өстәл утырышында катнашачак, шулай ук Согуд Гарәпстанында яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International