Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин мөселман илләре белән багланышларга зур игътибар бирә. Бу хакта бүген Җиддәдә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты – төркем җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Бүген «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышында катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, бүгенге көндә ислам дөньясын бер миллиард сигез йөз меңнән артык мөселман тәшкил итүен билгеләп үтте.
«Мөселман дәүләтләренең геосәяси һәм геоикътисадый әһәмияте арта бара. Шул ук вакытта, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «Ислам Россия мәдәни кодының ачык элементы булып тора», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, нәкъ менә Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән 2005 елда Россия Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булды.
«Бүген безгә мөнәсәбәтләребезнең потенциалын активрак кулланырга кирәк. Безгә терроризмга каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген һәм традицион әхлакый кыйммәтләрне саклау, җәмгыятьнең социаль якланмаган әгъзалары һәм милли азчылыклар турында кайгырту, табигый һәм техноген катастрофаларга каршы көрәш, экология кебек юнәлешләр буенча үзара бәйләнешне бергәләп арттырырга кирәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстан мисалына аерым тукталды. «Татарстан моделе бүген милли иминлек һәм Россия Федерациясенең алга таба үсеше стратегиясе мәсьәләләрендә акыллы инсани алым үрнәге буларак трансляцияләнә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты искә төшергәнчә, киләсе елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулачак. Бу уңайдан стратегик караш төркеме утырышы кысаларында күргәзмә оештырылды.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы, Ислам үсеш банкы белән уңышлы хезмәттәшлек турында сөйләде. Бу өлештә ел саен үткәрелә торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты кысаларында актив эш алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасына һәм ИХО яшьләр форумына Казанга 2022 елгы ИХО яшьләр башкаласы статусын биргән өчен рәхмәт белдерде.
«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы барышында Рөстәм Миңнеханов 1803 елны мөселманнар тарафыннан әзерләнгән беренче басма Коръән чыгуны истәлекле дата буларак билгеләп үтү, шулай ук Казанны «Мөселман дөньясында беренче басма Коръән шәһәре» дип игълан итү инициативасы белән чыкты. Ул шулай ук искә төшергәнчә, нәкъ менә Казанда 1803 елда мөселман типографиясендә беренче массакүләм Коръән бастырып чыгарылган.